Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

ТР Дәүләт хезмәтләре – катлаулы түгел, бик гади

Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар арасында электрон төрдә дәүләт хезмәтләре алуны популярлаштыру максатыннан “Өмет яры” социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль эшләр буенча белгече Альбина Хорькова “ТР Дәүләт хезмәтләре – катлаулы түгел, бик гади” исемле өйрәтүче чара үткәрде.

Әлеге чараның бурычы – интернет аша дәүләт хезмәтләре алырга өйрәнү, үзбелемлелекне, социаль яраклашуны, хокукый һәм мәгълүмати культураны күтәрү. Белгеч өйләрдә хезмәт күрсәтелүче кул астындагыларга uslugi.tatarstan.ru сайтының өстенлекләре турында сөйләде, яңа өйрәнүчеләргә теркәлергә ярдәм итте. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар А.Хорьковага файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр, күбесе субсидиягә һәм ташламага uslugi.tatarstan.ru аша онлайн документлар бирергә дигән теләк белдерде, чөнки бу гамәлнең тиз һәм уңайлы булуын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев