18 яшькә кадәрге менделеевлыларга зурлардан башка су коену тыела
Менделеевск районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, МВД һәм МЧС белән берлектә, 18 яше тулмаган балаларның санкцкияләнмәгән урыннарда су коенуын тикшерү өчен рейдка чыгалар.
Балаларның суда батыуын кисәтү өчен җәйге чорда аңлату эшләре алып барыла. РФ КоАПның 5.35 матдәсе ата-аналарга һәм балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренә балаларга тиешле тәрбия һәм карау бирмәгән очракта административ җаваплылык белән яный. Ягъни, хокук бозылу күзәтелсә кисәтү яисә 100 сумнан 500 сумга кадәр административ штраф алырга була.
«Унсигез яшькә кадәрге балаларга ата-ана яисә законлы вәкилләрдән башка су коену тыела. Яшҗ менделеевлыларның куркынычсызлыгын кайгыртырга чакырабыз. Балаларның куркынычсызлыгы — зурларның кыйгысы», – ди балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев