Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән котлады.

«Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары,депутатлар, хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә ветераннары!

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы исеменнән сезне һөнәри бәйрәм – җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Бу чара шәһәрләр һәм районнар, авыл җирлекләре идарәсендә эшләүче һәм территориаль дәүләт узидарәсе эшчәнлегендә катнашучы һәркемне берләштерә. Бүгенге көндә республика муниципалитетларында 15 меңнән артык кеше эшли, шулар арасында төрле дәрәҗәдәге депутатлар, җитәкчеләр һәм муниципаль хезмәткәрләр, җәмәгать эшлеклеләре. Алар барысы да үз эшенең чын осталары.

Аерым хөрмәт сүзләремне бу өлкәдә эшләп киткән ветераннарыбызга җиткерәсем килә: алар безнең территорияләребезнең үсешенә зур өлеш кертеп, киләсе буын вәкилләренә дә үзләренең тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшыручылар.

Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә халыкка фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, чиксез энергия, һәр башлаган эшегездә уңышлар юлдаш булуын телим, халыкның ышанычы эшегездә зур терәк булсын», диелә котлауда.

Фото превью һәм тулырак «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев