Айрат Фаррахов: мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре өчен ярдәм чаралары киңәйтелергә тиеш
Мондый гаиләләргә өстәмә ярдәм кирәк.
Россия Федерациясенең VIII чакырылыштагы Федераль җыелыш Дәүләт думасы депутаты Айрат Фаррахов «Россия 24. Татарстан» каналына интервью вакытында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм чаралары киңәйтелергә тиеш дип белдерде.
Ул Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаиләләренең авыр вакытлар кичерүен билгеләде. Туганнарына ир-ат терәге кирәк, бигрәк тә авыл җирлегендә.
Фаррахов моның вакытлы чара булуын һәм аның мораль һәм материаль мәсьәләләрне күз алдында тотырга кирәклеген, шуңа күрә РФ һәм ТР президентлары мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә максималь ярдәм күрсәтелергә тиешлеге турында әйтүләрен искәртте. Ярдәм мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә көйләнәчәк, тиешле кануннар кабул ителәчәк диде. Шулай ук парламентарий хәзерге ярдәм чаралары исемлегенә кредит каникуллары, коммуналь хезмәт өчен пени түләнмәүен дә хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев