Акча яңгыры һәм конфеттан салават күпере: Тат Чаллы балалары үз һава торышын сөйләделәр
«МЯ» редакциясендә экскурсияләр дәвам итә
Ачышлар ясау һәм яңа әйбеләр белү һәрвакыт кызыклы. Бүген редакөиядә Тат Чаллы авылы мәктәпалды лагерендә ял итүче балалар кунакта булдылар. Алар өчен кызыклы экскурсия оештырылды. Укучылар кызыксыным газета тарихын тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр, журналист профессиясе белән таныштылар, газета ясалу проөессын күзәттеләр. Балаларның игүтибарын аеруча телевидение җәлеп итте. Монда һәркем үзен һава торышы алып баручысы ролендә сынады һәм үзенең әкияти фаразы белән бүлеште. Экскурсияне кызыклы стартлар эстафетасы йомгаклады. Балалар ярышларда катнашып баллы бүләк алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев