Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

«Аммоний» заводы мобилизацияләнгән хезмәткәрләрне моңарчы булмаган яклау чаралары турында белдерде

«Аммоний» АҖ завод ипотекасы буенча ташламалар тәкъдим итәчәк һәм мобилизацияләнгәннәргә ай саен хезмәт хакы түләячәк.

Татарстанның эре химия комплексы өлешчә мобилизацияләнү кысаларында үз хезмәткәрләренә ярдәм чаралары комплексын күсәтәчәк.
Беренчедән, аларның эш урыннары сакланачак.


"Без мобилизацияләнгәннәрнең барысы белән дә элемтәдәбез, аларга, гаиләләренә ярдәм итәргә әзербез, шуның өчен, һәрберсенең эш урыны, һичшиксез, сакланачак, – дип игътибарны юнәлтте генераль директор Дмитрий Макаров. –«Аммонийның» социаль сәясәте һәрвакыт халык өчен булды, без хезмәткәрләргә заводның төп көче, нигезе, предприятиене төзүчеләр буларак карадык, аларны бүген дә яклаячакбыз һәм барлык мобилизацияләнгәннәргә түләүләр булачак".


Предприятие бу чорда ай саен барлык мобилизацияләнгәннәргә хезмәт хакының 30 процентын түләячәк.
Икенчедән, предприятие мобилизация вакытында чакырылган хезмәткәрләрнең заводтан соңарып түләргә алынган торагы өчен түләтмәячәк.
Өченчедән, «Аммоний» АҖ мобилизацияләнгәннәрнең һәм аларның гаиләләренең аренда торагын саклаячак һәм чакырылыш вакытында аларны аренда түләвеннән азат итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев