Банк картасындагы кодны әйтмәскә
Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен банк картасының икенче ягындагы саннарны беркемгә дә әйтмәскә кирәк.
Бу турыда ТР эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак искәртә.
Владимир Изаак белдерүенчә, гадәттә 30-50 яшьтәге кешеләрнең 46-47 проценты аферистлар кулыннан зыян күрә. Алар банк картасы турында үзләренә кирәкле барлык мәгълүматны төрле юллар белән белергә сәләтлеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев