Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә
Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.
Район җитәкчесе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек(продовольствия) идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин һәм авылда эшлекле активлык буенча киңәшче Ришат Нәфиков белән басуларны карауны дәвам итәләр.
Бу юлы Радмир Беляев «Аммоний Агротехнологии», «Абалач» һәм «Җиңү» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятләренең авыл хуҗалыгы җирләрендә булды. Радмир Илдарович аларның җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.
Эшлекле сәфәр «Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ басуларын караудан башланды. Радмир Илдарович киндер басуында булды, әлеге культураның файдасын һәм үстерү перспективаларын ассызыклады. Алга таба комиссия «Абалач» ҖЧҖнә юл алды. Предприятие директоры Ландыш Шиһапова хуҗалык җирлеге буенча экскурсия оештырды. Абалачта чәчү мәйданы 2403 гектар тәшкил итә. Фермаларда 693 баш мөгезле эре терлек асрала. Урау Бөрешле авылының «Җиңү» ЖЧЖ ндә тәмамланды. Аның директоры Геннадий Козлов төзекләндерү баручы сыерлар фермасын һәм җәйләүне күрсәтте. Аның урнашуы уңышлы, янында чыккан чишмә малларны туктаусыз су белән тәэмин итә.
– Туган проблемаларне әкеренләп чишәрбез, моңа сезнең кызыксынуыгыз һәм активлыгыгыз гына кирәк, − дип ассызыклады Радмир Беляев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев