Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Без сезне көтәрбез: Меделеевскида мобилизацияләнгәннәрнең өченче озатылышы булды

Исән-имин һәм сәламәт әйләнеп кайтыгыз!

 «Менделеевлылар, без сезне көтеп калабыз, егетләр! Сәламәт һәм исән-имин әйләнеп кайтыгыз!» — Шундый теләкләр белән Менделеевск мобилизацяләнгән якташларын Казанның җыелма пунктына озатты.  

Җыелганнарга район башлыгы Радмир Беляев мөрәҗәгать итте.

 «Сез, билгеле көн – Луганск һәм Донецк республикаларының һәм Запарожье белән Херсонщинаның Россия составына кергән көнендә Ватан сагына басасыз. Бондюк җире каһарманнары белән дан тота. Сез дә геройлар. Хәлне аңлап. Йөрәгегегез кушуы буенча чакырылышка җавап кайтардыгыз. Без сезгә ышанабыз һәм җиңү белән көтеп калабыз»,  — диде Радмир Ильдарович.

 «Безең эшебез хак, артыбызда – ил, республика һәм район. Һәрберегезгә ышаныч белән карыйм, сынатмаячаксыз»,  — дип өстәде хәрби комиссар Сергей Залуженко.

Менделеевск егетләренә изге теләкләрен Ирек хәзрәт Нуриев һәм Владимир атакай да җиткерде.

Мобилизацияләнгәннәр исеменнән Ренат Шәйдуллин чыгыш ясады.

 «Аналарыбызны, хатыннарбызны һәм балаларыбызны сакларга барабыз. Алар безгә ышана һәм без сынатмабыз, җиңү белән әйләнеп кайтырбыз».

Алга таба мобилизацияләнүчеләр Казанның җыелма пунктына юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев