Билал Вәлиев: «Без барыбыз да кешеләр, барлык милләтләр дә тигез»
Бөек Ватан сугышында катнашучы Б. Вәлиев редакциядән котлаулар кабул итте.
Билал Җәләлович кунакларны җылы каршы алды һәм үзенең сугышчан юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
– Белоруссия фронтында сугыштым. Укчы-автоматчы булдым. 1950 елда демобилиацияләндем. Сугыш беркемне дә аямый, йөрәктә тирән эзләр калдыра. Без барыбыз да кешеләр, барлык милләтләр дә тигез, әйдәгез дөньяда имин яшик, – дип өндәде Б. Вәлиев.
«МН» исеменнән котлауларны баш редактор Джулия Искәндәрова юллады, ветеранга ныклы сәламәтлек, тагын озак еллар оптимист булып калуын теләде, җирле җитештерүчеләрдән бүләкләр, укучылар кулы белән эшләнгән котлау открыткасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев