Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Биш тонна гуманитар йөк төялгән машина Менделеевскидан Лисичанскига юнәлде

Менделеевск гуманитар ярдәм җибәргән беренче шәһәр булды.

 

Менделеевлылар #Ярдәмянәшә #Помощьрядом, #Мывместе бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле Татарстанда 25 җирдә җыю пункты ачылды. Менделеевск гуманитар ярдәм җибәргән беренче шәһәр булды. Иң беренчеләрдән, бер көнлек хезмәт хакларын күчереп, үз өлешләрен бюджет оешмаларында эшәүчеләр кертте, алар тарафыннан 800 мең сумнан артык акча җыелды.


"Биш тонналык гуманитар ярдәм бер атна эчендә предприятиеләр һәм кешеләр ярдәме белән җыелды. Машинага озак сакланучы азык-төлек, ир-ат, хатын-кыз, балалар киемнәре, балалар ризыгы, канцелярия товарлары һәм көнкүреш, тормыш өчен кирәк булган башка әйберләр йөкләнде, – дип хәбәр итә Р. Беляев. – Донбассның тыныч яшәүчеләренә һәм солдатларга ярдәм җыюга катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Болар барсы да «Бергә җиңүгә» Фонды ярдәме белән эшләнде, аның оештыручысы һәм башлап җибәрүчесе «Окна страны» җитештерүе диреторы Рөстәм Гәрәев".


Россия, Татарстан һәм Менделеевск районы гимннары астына байрак күтәрелгәндә йөк билгеләнгән урынга кузгалды. Машинаны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев озата китте.
Әйберләр һәм кирәкле азык-төлек җыюның бердәм пункты Яр буе урамы, 9 йорт, «Окна страны» заводы бинасында оештырылды.
Шулай ук барлык авыл җирлекләрендә өстәмә җыю пунктлары ачылачак. Азык-төлек тулган саен машиналар чыннан да кирәк булган урыннарга юнәлдереләчәкләр. Хәйря акциясенә һәркем кушыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев