Бу ял көннәренә «Атмосфера» гөмбәзенең исеме «Менделеевск-йорт» дип үзгәртеләчәк
Фестиваль программасында: китап ярминкәсе, балалар мастер-класслары, ачык дискуссияләр, медиалаборатория һәм башка күп нәрсәләр.
Бу ял көннәрендә «Атмосфера» гөмбәзе балалар туган якны өйрәнү фестиваленең үзәге булачак. Фестивальнең төп мәйданчыгын вакытлыча «Менделеевск-Йорт» дип үзгәртәләр. Исемендә русча Дом һәм domе сүзләренең уенын кулланганнар, тәрҗемәдә купол дигәнне аңлата. Фестивальнең исеме дә аның характерын ассызыклый. Зур балалар-гаилә программасы шәһәр киңлекләрендә өйдә уңайлылык булдыруга юнәлдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, «Без һәм Менделеевск» исемле беренче балалар китап һәм туган якны өйрәнү фестивале 7-8 октябрьдә узачак. Фестиваль программасында: китап ярминкәсе, балалар мастер-класслары, ачык дискуссияләр, медиалаборатория һәм башка күп нәрсәләр көтелә — безнең яңалыкларны күзәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев