Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Депутатлар «Бердәм социаль инициативалар» проектын якладылар

Менделеевскида Донбасстан килгән балаларга хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Әлеге акциянең инициаторы «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе. Аңа ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Тыгин һәм шәһәр советы депутатлары кушылдылар. Канцелярия кирәк-яраклары белән портфельләрне тантаналы рәвештә «Менделеевские новости» редакциясендә тапшырдылар. 
Балаларны һәм аларның ата-аналарын киләсе яңа уку елы белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады, «4» һәм «5» билгеләренә генә укырга, актив булырга һәм, әлбәттә инде, әти-әниләрен тыңларга өндәде. 
Аннан соң бәйрәм геройлары өчен аниматор Надежда Русакова катнашында мавыктыргыч күңел ачу программасы әзерләнде. Ул балалар белән уеннар үткәрде, бергәләп биеделәр һәм җырлар башкардылар. Әлеге акция кысаларында депутатлар 15 балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иттеләр. 
Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. 
Гүзәл Березина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев