Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Дәүләт хезмәтләре: гади һәм уңайлы

    Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы электрон төрдә 240 хезмәт тәкъдим итә. Ел башыннан сервиста 1,9 миллион шәхси кабинет теркәлгән. Түләүләрнең иң популяр төрләре ТКХ хезмәтләре, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штраф түләүләр. 2017 елда республика халкына 55402184 электрон хезмәт күрсәтелгән. Шуларның: -төрле сораулар һәм...

    Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы электрон төрдә 240 хезмәт тәкъдим итә. Ел башыннан сервиста 1,9 миллион шәхси кабинет теркәлгән.
    Түләүләрнең иң популяр төрләре ТКХ хезмәтләре, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штраф түләүләр.
    2017 елда республика халкына 55402184 электрон хезмәт күрсәтелгән.
    Шуларның:
    -төрле сораулар һәм гаризалар белән - 40577241 данә;
    -чиратка язылганнар - 9130006;
    - түләгәннәр - 7916012185 суммага 5694937 данә;
    Башкарма комитетның мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Андрей Талевнин сүзләренчә, 2017 елда безнең районда мәктәпкәчә учреждениеләргә йөргән өчен 12311186 сум күләмендә 4184 мәртәбә, ТКХ хезмәтләре өчен 8 820216 сум күләмендә 3462 мәртәбә түләнгән.
    Җәйге отпусклар чоры алдыннан ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы файдалы сервислар турында исегезгә төшерәбез, алар чит илгә чыгу белән бәйле көтелмәгән хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. "Суд приставлары" бүлегендә кулланучыга карата башкару производствосы турында мәгълүматны тикшерергә мөмкин. Моның өчен фамилия, исем, атагызның исемен һәм кайчан тууыгызны күрсәтергә кирәк. Биредә башкару производствосы номеры буенча кулланучы күпме бурычы булуын белә һәм түли ала.
    Отпуск вакытында шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар да күңелсезлеккә китерергә мөмкин. Штрафлар буенча мәгълүмат ТР дәүләт хезмәте порталында "ЮХИДИ һәм автохезмәтләр" бүлегендә күрсәтелә. Автомобильнең дәүләт номерын, язылган беркетмә яисә уникаль исәпләү идентификаторын (УИН) җыйганда кулланучы барлык штрафлары буенча тулы мәгълүмат ала һәм шунда ук түли ала. Илдән чыгуга тоткарлыкка ТР буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре салган административ хокук бозулар өчен түтәнмәгән штрафлар сәбәп булырга мөмкин. Бу очракта түләү карар номеры буенча башкарыла. Икенче категория - салым бурычлары. Салым исәпләүләрен һәм бурычларны түләү салым службасы җибәргән документның индексы яисә ИНН номеры буенча ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөмкин ("Салым хезмәте" бүлеге).
    Шунысын да билгелик, порталда түләү операцияләре Visa һәм MasterCard түләү системалары, шулай ук "Мир" милли түләү системасы стандартларына туры килүче куркынычсызлык средстволарын куллану хисабына югары дәрәҗәдә куркынычсыз булып санала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: