Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Гадел булмаган киловатт

Электр энергиясен урлаучылар белән көрәш “Сетевая компания” акционерлык җәмгыяте “Алабуга электр челтәрләре” филиалы кулланучыларын энергия белән ышанычлы, сыйфатлы тәэмин итүнең мөһим алымы булып тора.

Кулланучылар шуны аңларга тиешләр: урлау сәбәпле барлыкка килгән югалтулар, иң беренче чиратта, аларның үзләренә йогынты ясый. Электр счетчигыннан тыш челтәргә энергияне күп кулланучы ток алгычларны кушу линияләргә йөкләнешне арттыра, трансформаторга көч килүгә, электрүткәргечләрнең кызуына китерә. Чөнки үткәргечләрнең киселеше мондый өстәмә йөкләнешкә исәпләнмәгән. Нәтиҗәдә, челтәрдә көчәнеш кими. Ә бу суыткычлар һәм телевизорларның сафтан чыгуына китерергә мөмкин. Электрүткәргечләрнең кызуы нәтиҗәсендә изоляциясе туза һәм анда кыска ялганыш барлыкка килүе бар. Ә бу, үз чиратында, янгын чыгу куркынычын тудыра.
Урлашма, урлаганга караганда күбрәк бирергә туры киләчәк!
Энергетиклар инде күптәннән электр энергиясен урлаучылар белән көрәш алып баралар. Электр энергиясен урлаган өчен РФ җинаять кодексы («Алдау яки ышанычтан явызларча файдалану юлы белән милеккә зыян китерү») нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Чөнки электр энергиясеме ул, икмәкме, асылы бер үк — урлашу. Электр энергиясе балансын исәпләүнең инде күптәннән яңа системасы кертелде. Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: трансформатор подстанциясенә кергән һәм аннан чыгып киткән электрүткәргеч линияләренә счетчиклар куела. Линия башында урнашкан счетчик күрсәткечләрен кулланучылардан җыелган күрсәткечләр белән чагыштыргач, электр энергиясен урлау очрагы бармы-юкмы икәнлеге шунда ук аңлашыла. Күрсәткечләр туры килмәгән очракта әлеге пунктка бригада чыга. Контрольдә тотучы приборлар инде урнаштырылган, хәзерге вакытта филиалда әлеге системаны үстерү белән шөгыльләнәләр. Ә бу тәртип бозучыларны ачыкларга һәм намуссыз кулланучыларны җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә.
Кая мөрәҗәгать итәргә
88002000878 телефоны буенча бушлай "кайнар линия«гә шалтыратып үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә, шулай ук электр энергиясен урлау фактлары, электр энергиясе белән тәэмин итү буенча башка тәртип бозу очраклары турында хәбәр итә аласыз. Шул рәвешле, сез закон үтәлешен тәэмин итүгә генә түгел, ә бәлки, ниндидер һәлакәтне булдырмауга, кемнеңдер тормышын саклап калуга өлеш кертәсез.
Үз эшенең остасына ышан
Электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыру, аларга хезмәт күрсәтү, алыштыру кебек эшләр бу өлкәдә зур тәҗрибәләре булган югары квалификацияле белгечләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Шулай ук контрольдә тотучы оешмалар вәкилләре белән низаглар һәм аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен пломабаларның бөтенлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү мөһим.

«Сетевая компания» акционерлык җәмгыятенең «Алабуга электр челтәрләре» филиалы
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев