Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме район авыллары халкын берләштерде
Авыл халкы матур бәйрәмне төрле чаралар оештырып үткәрде.
Песәй китапханәсендә әдәби-танып белү сәгате узды. Китапханәче Рузалия Яраханова балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, аның нинди изгеләр хөрмәтенә аталуы турында сөйләде. Балалар кызыксынып Февронья һәм Петр Муромских мәхәббәте турында риваять тыңладылар.
Бәзәкә авыл мәдәният йортында «Бәхет тугрылык һәм мәхәббәт булган җирдә» дигән чара оештырылды. Җыелганнар гаилә, аның әһәмияте, үзара дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр турында белделәр. «Ак чәчкә – гаилә билгесе» мастер-классын үткәрделәр.
Монай авыл җирлегендә «Ромашка бүләк ит» акциясе үткәрелде
Бәйрәм көнне авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 30 елдан артык тату яшәүче гаиләләрдә булдылар. Акциядә катнашучылар ромашкалар һәм бүләкләр өләштеләр, шулай ук ак чәчкә ярдәмендә күрәзәчелек итәргә һәм якын елларга нәрсә булачагын белергә тәкъдим иттеләр.
/ фото авыллар мәдәният йортлары архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев