Газ хезмәткәрләрен йортка кертмәгән өчен җәза бирә башлаячаклар
Инициатива турында Дәүләт думасында сөйләшәләр.
РФ Дәүләт думасы Депутатлары газ хезмәткәрләрен йортка кертмәгән өчен штраф кертү турында сөйләшәчәкләр.
ТКХ һәм төзелеш комитеты башлыгы Сергей Пахомов «Известиягә» хәбәр иткәнчә Дәүләт думасына һәр йортка газ җайланмасын тикшерүче бер оешма гына беркетелүе турында закон проекты кертеләчәк. Аның белән теләсә кайсы йорт хуҗалыгы килешү төзи алачак.Килешүдә фатир хуҗасы аңа керергә тиеш булса, хезмәт күрсәтү шартлары күрсәтелергә тиеш.
Моннан тыш закон һава алмашыну системасын тикшерүне дә мәҗбүриләштерергә һәм бу функцияне торак күзәтчелегенә бирергә тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев