ГИМС инспекторлары балыкчыларны сак булырга чакыра
7 сантиметрдан юкарак булган боз өстенә чыккан өчен 1 мең 500 сум штраф каралган.
Кама елгасы боз белән капланырга өлгердеме, балыкчылар инде яр буенда. Иң кыюлары сулыкның уртасына да керергә дә күп сорамый. Тиешле дәрәҗәдә катмаган боз өстенә чыгу бәла-каза белән тәмамланырга мөмкин. Моны искәртеп коткручылар сак булырга чакыра. Елга әле тиешенчә катмаган. Боз калынлыгы нибары 3-4 сантиметр.
Инспекторлар әйтүенчә, 7 сантиметрдан юкарак булган боз өстенә чыккан өчен 1 мең 500 сум штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев