Яр Чаллыда җәмәгать транспортына билет бәясе арткан
Бердәм социаль юл йөрү билетының бәясе дә үзгәреш кичергән.
Чаллы шәһәрендә 10 гыйнвардан җәмәгать транспортында йөрү бәясе күтәрелде дип хәбәр итә «Татар-информ. Татар». Бүгеннән ул акча һәм банк картасы белән түләгән очракта 30 сум, ә 100 дән күбрәк тапкыр йөрү өчен түләнгән махсус транспорт картасы белән түләгән очракта 23 сум тәшкил итәчәк.
Транспорт йөрү бәясе белән бер рәттән бердәм социаль юл йөрү билетының бәясе дә 581 сумга кадәр кыйммәтләнде, ә балалар өчен ул 354 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев