Яшь менделеевлылар кино ясауга катнаштылар һәм остаханәдә булдылар
«Юность» мәдәният йортында «Кинотүгәрәк»нең яңа җәйге проекты оештырыла.
Бу инде икенче очрашу. Балаларны кинотеатр директоры Миләүшә Канипова һәм «Юность» хезмәткәре Эльвира Микеева сәламләде.
Тъгщрщк барышында балалар кино тарихы турында белделәр, кино индустриясендә кирәкле һөнәрләр турында видеоролик карадылар.
Шулай ук балалар үзләрен чын актерлар итеп хис иттеләр һәм үз фильмнарын төшерделәр. Кәгазьдә акбур белән рәсем ясау буенча мастер-класс оештырылды. Катнашучылар күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрделәр.
Ахырда барысы да мультфильм карадылар.
Киләсе очрашуда балаларга үз фильмнарын телефонга ничек төшерергә икәнен сөйләп кенә калмыйлар, ә дә күрсәтәчәкләр дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев