Идеаль кулич серләр
Пасханың баллы бизәгенең пешерү серләрен Галина Вотинцева ачты.
Пасха алдыннан һәр хуҗабикә үзенең идеаль кулич рецептын табарга тырыша. Г. Вотинцева сөткә-майга изелгән чүпрәле, кекслы һәм эремчеклене әзерли. Эчлегендә булырга мөмкин: йөзем, мәк, цукатлар, чикләвек, каклаган җиләкләр.
– Кулич сөткә-майга әзерләнсә, тагын да тәмлерәк була. Чүпрәле куличларны Пасха алдыннан пешерәм, озак торганнарын яратмыйм,чөнки үзләренең йомшаклыгын югалталар. Кулич үзе дә татлы, төрле тәмләткечләрне дә өстәсәк, глазурьне – телеңне йотарлык. Эремчекле һәм кекслы куличлар, чүпрәлегә караганда, йомшак текстурасын озаграк саклыйлар, бераз ипине хәтерләтәләр. Ләкин чын куличлар сөткә-майга басылган чүпрәле камырдан әзерләнә. Пасха бәйрәме традициясен хөрмәт итүчеләр, нигездә, буыннан-буынга күчә, – дип ассызыклады Галина Вотинцева.
Галина Вотинцевадан күберәк серләр "МЯ"ның яңа санында.
Фото Г.Вотинцева архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев