Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ильяга чана

    Юбилейная урамында уңайлы фатир. Биредә Козловлар яши. Безне подъезд янында мөлаем хуҗабикә Инесса каршы алды. Ул 11 яшьлек улы Ильяга ярдәм итә.

    – Ә без сезне көттек, – дип сүз башлый Инесса Евгеньевна. – Безнең турында онытмавыгыз өчен рәхмәт.

    – Әлбәттә юк. Без бит сезгә чана вәгъдә иттек. Менә аларны эшләделәр һәм алып килдек, – дип дәва итә хәйрия проектының координаторы Ландыш Салихова. – Хәзер сезгә урамда йөрергә уңайлы булачак.

     – Инесса Рябова һәм Вячеслав Козловның уллары туганнан соң бер ел узгач аңа табиблар җан өшеткеч ДЦП диагнозы куялар. Әти-әни төшенкелеккә бирелми, баланы дәвалый башлый. Елына бер мәртәбә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә булалар, атнасына дүрт тапкыр коррекция мәктәбе педагогы Гөлшат Вәллиева өйгә килеп бала белән шөгыльләнә.

     – Бер яше тулганда Илья башын күтәрә, әйләнә дә алмады, бу безне бик сагайтты, – дип сөйли әнисе. –Үсешендә бернинди алга китеш тә күренмәде. Ул үзенчәлекле бала, гәүдәсе белән бераз борыла ала, мендәрдә утырырга өйрәнде, көн саен диярлек камырдан төрле эшләнмәләр ясарга ярата . Минем ничек ризык әзерләвемне күзәтә, берәр нәрсә салырга онытмадыммы.

    Баланың авыруы – әти-әнигә зур сынау. Андый бала әти-әнисен борчуга сала, ләкин алар улларын бик яраталар, аңа ярдәм итү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр.

     – Кагыйдә буларак, һәр гаилә авыру баласының проблемасын берьялгызы гына хәл итә, үз средстволары белән аны кая булса да барып дәваларга тырыша, – дип билгели башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артём Мессеев. – Ләкин проблемаларны бергәләп тә чишәргә мөмкин. Козловлар гаиләсенә ярдәм итәр өчен безгә Павел Стахеев җитәкчелегендәге “Стахеев” шәхси эшмәкәре һәм мастер Евгений Чванов ярдәм итте. Аларга зур рәхмәт.

    Ильяга чана “Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” республика ирекле акциясе чорында бүләк ителде. Агымдагы ел илебездә Иреклеләр елы дип игълан ителүе турында онытмыйк.

     – Без гадәти чанада йөрдек, анда балага утырырга уңайсыз иде. Ә бу тәхет кебек, анда улыбыз үзен яхшы хис итә.Әлеге изге эшне башкаручыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез, – ди Инесса Евгеньевна.

    Изгелек эшләү кыен түгел, бары теләк кенә кирәк. Моңа Илья Козлов тарихы үрнәк. Уйлап кына карыйк: бер изгелек эшләү бала тормышына һәм аның гаиләсенә никадәр шатлык һәм куаныч китерде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: