«Юниор» лагерының яңа проекты тәкъдим ителде
Хакимияттә эшлекле киңәшмә узды, анда «Юниор» лагеры проекты тәкъдир ителде.
Узган елда шәһәр җитәкчелеге инициативасы буенча #менделеевсккомандасына лагерь эшен торгызу бурычы куелды, чөнки территориядә балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы проблемасы бар. Бу вакыт эчендә проектлаштыру, концепцияне булдыру, җир һәм юридик мәсьәләләрне чишү эшләре башкарылды.
Һәм нәтиҗә буларак, хакимияттә барысы да яраткан лагерьның нинди булачагын тәкъдир иттеләр. Концепция турында «Яшьлек» Яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко сөйләде.
– Лагерь территорисе Каманың матур табигатьле урынында урнашкан. Биредә шулай ук 13 йорт гамәлдә булачак. Лагерьның сыйдырышлыгы 100 кеше, –дип хәбәр итә А.Гриненко.
Макетны район муниципалитеты тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев