Юрист подъездда коляска калдырган өчен штрафка тартырга мөмкин икәнлекләрен искәртте
Штраф күләме 2-3 мең сум тәшкил итә.
Күп фатирлы йорт подъездындагы баскыч һәм аның мәйданчыклары гадәттән тыш хәл вакытында эвакуацияләү юлы буларак кулланыла. Шуңа күрә монда хәрәкәт итүгә комачаулаучы әйберләр, шул исәптән балалар коляскасы кую тыела, дип хәбәр итә «Татар-информ.Татар» сайты РИА Новости агентлыгына сылтама белән.
«Балалар коляскасын йорт подъездында саклау җитди административ хокук бозу санала. Моның өчен 3 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган», - дип искәртә «Прайм» агентлыгына юрист Елена Кудерко.
Коляска һәм башка әйберләрне махсус җиһазландырылган урында сакларга кирәк. Ләкин бу урыннар барлык күпфатирлы йортларда да каралмаган. Закон бозу очрагында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча коляска хуҗаларын РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Штраф күләме 2-3 мең сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев