Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Изгелек савап булып кайта

    Ил буенча күп кешеләр ирекле рәвештә “Әниләр көне” хәйрия проектын үткәрәләр.

    Аңа охшаш чара Менделеевскида да узды. Безнең корреспондент Евгения Кожеева сезнең өчен аның турында тулырак белеште. 


    Бүләк итү мөмкинлеге 


    – Ул үзенчәлекле баласы булган әни, бар вакытын нарасыен тәрбияләүгә багышлаучы, кайчакта үзен чын хатын-кыз итеп тоярга теләүче зат, – дип уртаклаша проектны оештыручы Ландыш Салихова. – Безнең бурыч – аларны илһамландыру, тормышның проблемаларын бер мизгелгә генә булса да онытып тору мөмкинлеген аңлату, дөньяда изге күңелле кешеләр дә булуын һәм алар ярдәме белән тормышка шатлана алуны күрсәтү. 


    Тарихлар 


    Ике көндә хәйрия проекты ике бәхетле әнигә – Виктория Сафина һәм Анастасия Курдасовага бүләк ясады. Аларның һәрберсенең үз тарихы, ләкин аларны бер нәрсә берләштерә – инвалид балалар үстерәләр. 


    2009 елда Виктория гаиләсендә беренче бала булып уллары Кирилл туа. Ун айда малайга ДЦП диагнозы куелды. 


    – Бу мохитне кабул итәргә, аңларга һәм тоярга бик авыр булды. Ләкин без булдырдык һәм балабызны яратудан туктамадык. Тормыш иптәшем белән икебезнең тагын Эльвина һәм Эмиль тудылар, – ди Виктория. – Үзенчәлекле бала барлыкка килгәч ханым аяк астындагы җирне тоймый башлый – ул куркып кала, арытаба нәрсә эшләргә кирәклеген дә белми. Ул, беренче чиратта, үзе турында бөтенләй оныта. 


    Анастасия Курдасовага улы Ростиславны тәрбияләүгә әти-әнисе ярдәм итә. Бала тудырганда әни кешенең хәле бик авыр була, вакуум булдыру баш миенең шешенүенә, куркыныч дигноз – эпилепсиягә китерде. 


    – Безнең нәрсә кичерүебез бер Ходайга гына билгеле, ләкин минем гаиләм яраткан балабызны аякка бастырыр өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Хәзер тернәкләндерүнең 4 курсына әзерләнәбез, Ростислав мөстәкыйль ашый башлар дип өметләнәбез,– ди әнисе. 


    Процесс 


    Беренче көндәге оялу һәм сагаюлы карашлар ихлас елмаюга, рәхмәтле булуга һәм икенчесенең шатлыклы хисләренә күчте. Алар бу хәл чынмы һәм чынлап та түләүсезме дип уйладылар. 


    – Бу ничек булырга мөмкин? – дип аптырадылар катнашучылар. – Баштарак без бу хәлгә ышанмадык, соңрак тынычландык һәм канәгатьләнү хисе алдык. 


    Спа процедуралар – “Ева спа” матурлык студиясеннән, мэйк һәм укладка – Альбина Минибаевадан, маникюр – Анастасия Мельниковадан, фотосессия – Никита Аничкиннан. Парфюм һәм чәчәкләр төрендәге бүләкләр – Руфина Фәхриевадан һәм Гөлшат Нәбиуллинадан. Барысы да үз эшләрен эшләделәр. Катнашучылар бәхетле булып үзләренең гадәти тормышларына һәм көндәлек мәшәкатьләренә кайттылар. 


    Исем “өчен” генә түгел 


    – Проектны дәвам иүне планлаштырабыз. Шәһәр һәм районда инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызлар күп, – ди Ландыш Салихова. – Менделеевскида “Әниләр көне” акциясен гамәлгә ашыруны Ирекле кеше елында символик рәвештә башлыйбыз. Башка кешегә ярдәм иткәндә күңелт шатлана. Волонтерлык ярдәменнән изгелек һәм ярдәм итүнең тулы бер планетасы булдырыла. Син кемгәдер, нәрсә өчендер түгел, болай гына ярдәм күрсәтә аласың икән, нәтиҗәдән уңай позитив аласың. Бу турыда онытмасак иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: