Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Камал театрының күренекле актрисасы Наилә Гәрәева вафат

Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Наилә Гәрәева 1960 елда Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге Рәхилә роле белән театр йолдызына әверелеп, бер-бер артлы Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем — Әсәл», Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы» нда — Зөбәйдә, Хәй Вахитның «Рәхим итегез» пьесасында — Зәйтүнә образларын иҗат итә. Соңрак Пьер Бомаршеның «Шаушулы көн» ендә — Сюзанна, Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә» сендә Сәлимә Сәетбәкова, Э. Де-Филиппоның «Гаугалы гаилә» сендә Мэли, Мансур Гыйләҗевның «Бичура» сында Күршекәй булып тагын бер кат тамашачы күңелен яулый. «Әни килде» спектаклендә әни ролен уйнаганы өчен ул «1999 елның хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручысы» исеменә лаек була.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев