Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 375 мең сум

    Суд приставлары һәм Идарәче компания вәкилләре шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп булган күпкатлы торак йортлар фатирлары буйлап рейдлар оештыруны дәвам итә. Чираттагы рейд Чоловский урамының 8, 8а, 10а һәм 12 йортлары буенча узды. Әлеге йортларда яшәүчеләрнең гомуми бурычы 800 мең сумнан артык тәшкил итә. Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең...

    Суд приставлары һәм Идарәче компания вәкилләре шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп булган күпкатлы торак йортлар фатирлары буйлап рейдлар оештыруны дәвам итә.

    Чираттагы рейд Чоловский урамының 8, 8а, 10а һәм 12 йортлары буенча узды. Әлеге йортларда яшәүчеләрнең гомуми бурычы 800 мең сумнан артык тәшкил итә.

    Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең сәбәпләре төрле. Кайберләре, чынлап та, финанс хәле катлаулы булуы нәтиҗәсендә үзвакытында бурычын түли алмый, икенчеләре акчага мохтаҗлыклары булмаса да, әҗәтле булуына карамастан, тыныч кына яшәүләрен дәвам итә.

    Фатирларның берсендә яшәүченең 80 мең сумнан артык әҗәте җыелган. Фатир хуҗасына аңлату эшләре алып барылды. Чоловский урамында яшүче шәһәрле М.ның 375 мең сум әҗәте җыелган. Әлеге фатирның ишеген шаку көткән нәтиҗәне бирмәде.

    Мондый рейдар даими дәвам итә һәм әйтергә кирәк, уңай нәтиҗәләр шактый. Суд приставылары вәкилләренең төп проблемасы - бурычлыны табу. Күп фатирларда ишекне ачмыйлар. Ничек кенә булмасын, иртәме-соңмы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең ишеген шакыячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: