Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Әлфия Зиннәтуллина: «Без «бер тәрәзә» принципы буенча эшлибез»

Бүген «МН» кунагы – күпфункцияле үзәк (КФҮ) җитәкчесе Әлфия Зиннәтуллина. Ул ведомство карамагындагы структура, яңа хезмәтләр турында сөйләде һәм алар турында гына да түгел.

– Күпфункцияле үзәк нәрсә белән шөгыльләнә?
– Без «бер тәрәзә» принципы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтәбез. Элек барлык учреждениеләргә дә аерым мөрәҗәгать итәргә туры килде, ләкин акрынлап службалар базасын халыкка уңайлы булсын өчен гомум системага берләштерделәр. Гариза бирүче, КФҮгә мөрәҗәгать итеп, безнең офиска бер мәртәбә килүдә үк төрле тормыш хәлләренә кагылышлы сорауларын хәл итә ала.

– Нинди хезмәтләр ихтыяҗлы?
– Әлеге вакытта без 160тан артык хезмәт күрсәтәбез, аларның исемлеге белән КФҮ сайтында танышырга мөмкин. Бүгенге көндә Росреестр, салым службасы, ЭЭМ, Пенсия фонды һәм, әлбәттә инде, муниципаль хезмәтләр иң ихтыяҗлылар арасында, алар алынган гаризаларның 70 процентттан артыгын тәшкил итә, ә алар узган елда 12000нән артык булды. Мәсәлән, безнең эшне машина йөртү таныклыгын алыштыручы автохуҗалар уңай яктан бәяләделәр: Алабугага барып йөрисе юк, вакытка экономия. Елдан-ел КФҮгә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арта, бу яңа хезмәтләр өстәлү, халыкта безнең ведомствоның популярлашу белән бәйле.

– Соңгы вакытта нинди яңа хезмәтләр барлыкка килде?
– Иске үрнәктәге чит ил паспортлары һәм ИНН таныклыгы бирү. Алар халык арасында ихтыяҗлы. «Үлемсез полк» реестрын алып бару» хезмәте барлыкка килү дә яңалык. 9 Майга КФҮдә республика халкы үзләренең фронтовик туганнары турында мәгълүматны реестрга кертә, «Үлемсез полк» маршында катнашуда ветераннарның зур фотосурәтләрен түләүсез бастырып ала алалар.

– Гариза бирүчеләр күп булганда бу хәлдән ничек чыгасыз?
– Бездә уңайлы эш графигы белән тәрәзәләр саны бихисап, шулай ук КФҮ сайты һәм кайнар линия телефоны аша алдан язылырга мөмкин. Биредә тере чират та гамәлдә, әмма чиратта 15 минуттан артык тормыйлар. Моннан тыш Бәзәкә, Ижевка һәм Монаш авылларындагы өстәмә офисларда халыкны күчмә кабул итү оештырыла, ааларга белгечләр атнага бер мәртәбә билгеләнгән график буенча чыгалар.

– Әлфия Рәшитовна, нинди хезмәтләр өчен түләргә кирәк?
– Документларны кабул итү һәм бирү түләүсез алып барыла, гариза бирүче законда каралганча дәүләт акчалата җыемын түли. Ләкин кайбер законнарда каралган хезмәтләр өчен түләү алына, мәсәлән, килешүләр төзү, документларны нөсхәләү, текстны җыю. Шулай ук без гариза бирүчеләргә өйләренә барып алдан килешүләр төзеп, документларны кабул итү һәм бирү буенча түләүле хезмәтләр күрсәтәбез.

– Документларны әзерләү вакыты нинди?
– Шунысын да билгелисем килә, без документларны туплыйбыз, гаризаларны кабул итәбез һәм әзерләрен, КФҮ һәм вәкиллекле органнар арасында каралган вакытка бирәбез.

– Әлфия Рәшитовна, укучыны сезне җитәкче буларак кына түгел, шәхес буларак табелү кызыксындыра дип уйлыйм.
– Мин Яр Чаллыда тудым, Кама политехника институтының икътисад факультетын тәмамладым. Кияүгә чыккач Менделеевскига күчтем. ТР буенча Роснедвижимость Идарәсе службасына белгеч сыйфатында эшкә урнаштым, коллективка җиңел кушылдым. 2009 елда ТР буенча Кадастр палатасы эшен тәкъдим иттеләр. Күпфункцияле үзәк ачылганнан соң җитәкче вазифасына билгеләделәр. Көнемне позитив кәеф белән башлыйм, чөнки беләм, безнең эш районның һәр кешесенә кирәкле.

– Сезнең эшне менделеевлылар ничек бәялиләр һәм нәрсәгә игътибарны юнәлтер идегез?
– Безнең эшчәнлекне югары дәрәҗәдә бәялиләр, бәяләү системасы статистикасында бу күрсәткеч 98 проценттан артык тәшкил итте. КФҮ барлыкка килү белән, чиратлар һәм бер инстанциядән икенчесенә йөрүләр үткәндә калды. Безгә мөрәҗәгать итеп, сез бер тәрәзәдән китмичә ашыгыч һәм мөһим мәсьәләләрегезне хәл итә алачаксыз. Күпфункцияле үзәк халык уңайлыгы һәм вакытны сарыф итмәү өчен булдырылган.

Фото Ә.Зиннәтуллина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев