Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш балы даталары билгеле

317 укучы тугызынчы сыйныфны, 90 укучы – унберенче сыйныфны тәмамлый.

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш балы даталары билгеле. Бу турыда Мәгариф идарәсе начальнигы Рәис Нәҗипов сөйләде. Соңгы кыңгыраулар 23 майда чыңлаячак. Аннан соң расписание нигезендә тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар дәүләт имтиханнарын тапшыра. Чыгарылыш балы 23 июньгә тәгаенланган.
Рәис Габсәламович шулай ук җәйге чорда балаларны сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә дә тукталды.

Саннар һәм фактлар

  • 2022/2023 уку елында 317 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый.
  • 90 укучы – унберенче сыйныф чыгарылышы.
  • Балалар бакчаларыннан 333 малай һәм кыз беренче сыйныфка барачак.
  • Җәйге чорда 197 укучы эшкә урнаштырылачак.
  • 412 укучы җәйге лагерьларда сәламәтлеген ныгытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев