Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен алтын һәм көмеш медаль тапшыру кагыйдәләре расланды

Алар югары уку йортына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар бирә алачаклар.

Чыгарылыш сыйныф укучылары «Укудагы аерым уңышлары өчен» I дәрәҗә алтын медальне йомгаклау билгеләрендә барлык уку предметлары буенча «бик яхшы» торганда һәм шул ук вакытта рус теле һәм тагын бер дисциплина буенча БДИдан 70 баллдан да ким булмаган балл җыйган очракта биреләчәк дип хәбәр итә «Российская газета».

«Укудагы аерым уңышлары өчен» II дәрәҗә көмеш медаль «яхшы» билгеләре икедән артык булмаган очракта бирелә. Шулай ук БДИ балларына бәйләнеш бар: «рус теле» буенча ким дигәндә 60 балл һәм сайлау предметларының берсе буенча БДИдан 60 баллдан ким булмау каралган.

Исегезгә төшерәбез, көмеш медаль мәктәпләргә быелдан кайтарылды. Ул югары уку йортына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 3 балл бирә алачак. Алтын медаль бүгенге көндә 5кә кадәр өстәмә балл бирә.

Медальләр сурәтенә килгәндә, ике бүләк тә бер диаметрлы (40 мм) һәм бер калынлыкта (3 мм), бары төсе буенча гына аерма бар: алтынсу һәм көмешсу төстә. Медальләр РФ Дәүләт гербы сурәтләнгән пластик футлярда биреләчәк. Алтын медальләр өчен кызыл төстәге, көмеш өчен зәңгәр төстәге футляр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев