Менделеевлылар экстримизмга каршы көрәшәләр
«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында «Кама таңнары» балалар һәм үсмерләр приютында махсус чара үткәрелде.
Экстремизм һәм терроризм, кешенең тормышка, ирегенә һәм куркынычсызлыкка бәйле хокукларын бозып, үзләре турында белдереп торалар, хәзерге заманның мөһим проблемасы саналалар.
«Кама таңнары» балалар һәм үсмерләр приютында тәрбиячеләр С. Биктимирова һәм Г.Миронов Г.Б. «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында чара үткәрделәр.
Балаларга экстремизм һәм терроризм, аларның төрләре һәм максатлары, террорчылыкның яңа юнәлешләре турында аңлаттылар. Әлеге афәткә каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләделәр. Ахырда балалар әлеге темага бәйле шигырьләр сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев