Менделеевлылар тәкыя үрү мастер-классында булдылар
Тәкыя үрү - аеруча осталык таләп итә.
Җәй чәчәкләр, хуш исле үләннәр чоры. Аларның матурлыгы һәркемне сокландыра, матурлыкка этәрә. Тәкыя үрү аеруча осталык таләп итә. Аның чәчәкләре чисталык, пакълык билгесе, ә аның түгәрәк формасы мәңгелекне, тормышның дәвамлылыгын һәм табигатҗ белән бәйләнешен символлаштыра. Бәзәкәлеләр дә матурлыктан файдаланып тәкыя үрү мастыр-классы оештырдылар. Балалар белән болын чәчәкләре җыйдылар һәм тәкыя үрү серләре белән бүлештеләр. Беренче карашка кызлар шөгыле булып тоелса да, малайлар да әниләренә бүләк итеп тәкыя үрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев