Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр
Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.
Уку елы тәмамлана һәм тиздән укучыларның каникуллары башланачак. Бу вакытта балалар тарафыннан электр җәрәхәтләре алу мөмкинлеге арта. Безне урамда да, өйдә дә югары көчәнеш астындагы электр чыбыклары һәм җиһазлар әйләндереп алган. 36 Вольт һәм аннан да югары көчәнешле электр тогы сәламәтлекне һәм тормышны җитди куркыныч астына куя. Хәтта көнкүреш электр челтәреннән ага торган электр тогы да гомерне өзәрдәй җәрәхәтләр салырга сәләтле. Электр тогыннан зыян күрүне һәм мондый зыянның нәтиҗәләрен кисәтү максаты белән Сезгә урамдагы электр җайланмалары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.
Тыела:
1. Электр җиһазлары янында уйнау, электр чыбыкларына бүтән чыбыклар һәм башка әйберләр ыргыту, изоляторларны вату, подъездда урнашкан баскыч мәйданчыгындагы һәм йортка кергән электр витокларын ачу.
2. Подстанция территориясендә булу, трансформатор пунктларының койма белән әйләндерелгән территориясенә керү. Мондагы җиһазлар 10 мең Вольт һәм аннан да югарырак көчәнеш астында.
3. Асылынып торган яки өзелгән чыбыкларга кагылу, якын килү, җирдә ятучы һава электр линияләре чыбыклары янына 8-10 метрдан да якынрак килү. Электр тапшыру линияләре янында үскән агачларны селкетеп уйнау куркыныч. Дымлы агач электр тогын үткәрә. Яктырту баганаларындагы капкачларны ачарга ярамый.
4. Электр үткәргеч линияләр астында учаклар кабызырга, һава электр тапшыру линияләре янында «һава еланнарын” очырырга.
5. Торак йортларның электр чыбыклары һәм коммуникацияләре булган техник подвалларына үтеп керү.
6. Электр тапшыру линиясенең тимер-бетон баганаларына кагылу, алар көчәнеш астында булырга мөмкин.
Бу тормыш өчен бик куркыныч!
Күренеп торган урынга бала сезнең яисә ашыгыч ярдәм хезмәтләре(полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сагы) белән тиз арада элемтәгә керә ала торган телефон номерларын язарга кирәк.
Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы. Сез үз куркынычсызлыгыгызга игътибарлы булсагыз, бала да артыгыздан кабатлар.
Балаларыбызның тормышы безнең кулларда!»
Электр чыбыклары өзелүен, очкынлануын, баганаларның зыян күрүен, транформатор подстанциясенең һәм элекр щитларының ишеге ябылмауын яки зарарлануын, билгеләрнең һәм плакатларның алып куелуын күргән очракта,
бәхетсезлек очрагын кисәтү өчен, кичекмәстән «Сетевая компания» АҖ Контакт-үзәгенә 8-800-2000-878 телефоны буенча хәбәр бирергә кирәк.
«Сетевая компания» АҖ филиалы
«Алабуга электр челтәрләре»
Реклама хокукында
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6400
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.5000
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7500
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6700
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5700
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8700
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10700
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12700
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.5000
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10600
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12700
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика