Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

«Менделеевск 2.0» логистика үзәге проектын булдыруга 26 млн. сум юнәлтелгән

«Менделеевск 2.0» — сигез предприятие урнашкан үзәк булачак.

Менделеевскта Татарстан Президенты ярдәме белән 200дән артык кешене эш белән тәэмин итә алучы транспорт-логистика үзәге барлыкка киләчәк.

«Менделеевск 2.0» — резидентлар булган сигез предприятие һәм хәзер эшләп килүче өч ТОСЭР резиденты урнашкан үзәк булачак. Барлык предприятиеләр дә налогтан азат ителәчәкләр. Икенче яктан әлеге үзәкнең М-7 федереаль трассасы янында урнашуы уңайлы. Беренче чират төзелеш өчен генә 14 гектар җир каралган. 
Республикадан инде 26 миллион сум бүленгән. Алар проект һәм смета документларын ясауга юнәлтеләчәкләр. Әзерләнгән проект челтәр төзелешенә федераль ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк. Төзелеш 2023 елда башланыр дип көтелә.
 

Роман Шәйдуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев