Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылды
Мәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара, мәңгелек ут янынына районның һәм шәһәрнең битараф булмаган яшәүчеләрен җыйды.
Акциягә Спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре, Җиңү волонтерлары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә кушылдылар. Катнашучыларның һәркайсы сугыш кырыннан әйләнеп кайта алмаган солдатларны искә алып шәм кабызды. Шәм яктысы — йөрәктәге хәтер символы.
− Без бу җиңүнең илебезгә нинди тырышлык белән бирелүен беләбез. Ветераннарга баш иябез һәм хәзерге көндә яныбызда яшәүчеләрне кайгыртабыз. Алар — Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бәйләнеш. «Хәтер уты» акциясе ил буйлап миллионлаган кешене берләштерде. Бүген ул чикләрне бетереп, районыбыз һәм шәһәребез халкын да берләштерсен иде. Бу хәтер һәм без аны сакларга тиешбез, — диләр шәһәрлеләр.
Сугыш башланганнан алып 8028 менделеевлы фронтка китә, шуларның 5123 туган ягына кирә әйләнеп кайтмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев