Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачаклар
Радмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.
Радмир Илдарович Ижевка җирлеге территориясендә «Шифалы Су» һәм «Ижевский источник» минераль су җитештерү заводларында булды. Ул җитештерү белән танышты, җитәкчелек белән аралашты, продукцияне дегустацияләде. Район җитәкчесе куйган мөһим бурычларның берсе – сату линиясен киңәйтү. Моның белән аерым икътисадый зона территориясе вәкилләре, районда икътисадый блок буенча җаваплылар шөгыльләнергә тиешләр.
– ГОСТның барлык нормаларына һәм стандартларына туры килгән мондый югары сыйфатлы продукция һичшиксез татарстанлыларның киң катламына барып ирешергә тиеш. Ә бәлкем, татарстанлыларга гына да түгел. Без бу мәсьәләне кабаттан тикшереп эшмәкәрләргә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез, – дип билгеләде Р.Беляев. – Санкцияләр чорында җирле җитештерүчеләрне яклау һәм аларга ярдәм итү аеруча актуаль. Хәзерге вакытта минераль су җитештерүчеләрнең сату күләме тотрыклы, ләкин үсеш өчен өстенлекләр һәрвакыт бар. Һәм без үзебезнең продукциягә мохтаҗбыз, ә эшмәкәрләр – безнең ярдәмдә һәм алар аны алачаклар.
Mendeleevsk.tatarstan.ru сайты материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев