Менделеевск районында глемпинг ачылачак
Алачыклар «Шифалы су - Ижминводы» санаторие территориясендә урнашканнар.
Менделеевск районының Ижёвка авылында урнашкан «Шифалы су - Ижминводы» санаторие территориясендә заманча һәм уңайлы ял итү урыннары барлыкка килде. Якын көннәрдә ачылачак глемпингны үзенең командасы белән район башлыгы Радмир Беляев карады.
«Йортларны карадык. Анда яхшы ял итү өчен барлык шартлар да бар — йокы урыннары, санузел, электр, телевизор, суыткыч. Җәен кондиционер эшләячәк. Киләсе елда гасырлык юбилеен билгеләячәк санаторийның үзендә ремонт ясалачак. Анда башкарыласы эшләр турында сөйләшү өчен киңәшмә үткәрдек. Фасадны, фойены, гомум кулланылучы бүлмәләрне яңарту, спорт сәламәтләндерү комплексын тәртипкә китерү планлаштырыла. Әлегә глэмпинг ачылуын көтәбез», — дип язды Радмир Илдарович социаль челтәрләрдә
Фото муниципалитет пресс-службасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев