Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевск районында гражданнар җыеннары башланды

Монай авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.

Җыенда торак пунктларның социаль-икътисадый үсеш эшчәнлегенә йомгак ясала. Монай халкы белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева очрашты.
Монай авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Җыелганнар алдында 2023 елга авыл җирлеге эшчәнлеге турында Монай авыл җирлеге башлыгы Руслан Кириллов сөйләде.
«Россельхозбанк»ның банк продуктлары турында 5 нче өстәмә офис җитәкчесе Мария Крылова чыгышы тыңланды.
Узган елда янгыннарны анализлауга үз чыгышында күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Радик Мифтахов тукталды.
Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева 2023 елда җирле үзидарә органнарының эш йомгаклары һәм яңа елга бурычлар турында сөйләде.

Монай авыл җирлеге составына бер торак пункт – Монай авылы керә. Агымдагы елның 1 гыйнварына халык саны 484 исәпләнә.
Авыл халкы биредә терлек асрау белән көн күрә. 2024 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр саны: мөгезле эре терлек – 50 баш, шулардан савым сыерлар-26, кәҗәләр-17, ана кәҗәләр-8, сарыклар-40.
Шулай ук торак пункт территориясендә урта фермер хуҗалыклары авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара: Антипов КФХсы умартачылык, үсемлекчелек, Сейталиев КФХсы кошчылык белән шөгыльләнә.
Узган елда мәктәпкәчә учреждениедә яңа балалар мәйданчыгы ачылды. Ул «Яңа кешеләр» инициатив төркеме оештырган «Балалар-безнең киләчәгебез» хәйрия проекты кысаларында урнаштырылды. Җыелган акчага Монай балалар бакчасы территориясендә берничә урам уен элементы урнаштырылды, шулай ук балалар өчен методик һәм уен әсбаплары, балалар җиһазлары сатып алынды, ишекләр һәм су җылыткыч алыштырылды.
2023 елда үзара салым программасы буенча халыктан 333 000 сум җыелды. ТР бюджетыннан субсидия 1 332 000 сум тәшкил итте.
Җыелган акчага күп эшләр башкарылды: җәяүлеләр күпере, урам сәхнәсен урнаштыру,
Төньяк урамында урам суүткәргече үткәрелде,
Вак таш китерелде,
Агачлар киселде
Ленин урамында газ компенсаторы урнаштырылды.
Эре габаритлы чүп-чар чыгарылды.
Җыенда яңгыраган барлык сораулар муниципалитет вәкилләре тарафыннан контрольгә алынды.
Ахырда Ләйсән Галеева һәм Руслан Кириллов Монай авылында яшәүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев