Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевск районында яңа аллея барлыкка килде

Үзенең чыршысын почетлы кунак — сугышта катнашучы Зәйнак Әһлиев утыртты.

Чыршылар һәм каштаннар «Ижминводы» санаторие территориясенә утыртылды. Бөек Ватан сугышының 78 еллыгына багышланган экологик акциядә сугыш чоры балалары булган шифаханә ветераннары, директор Сәлим Хәбибуллин җитәкчелегендә санаторий хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты. Үзенең чыршысын почетлы кунак — сугышта катнашучы Зәйнак Әһлиев утыртты.

«Узган елда Хәтер бакчасы барлыкка килде, агымдагы елда санаторийгә озак еллар гомерләрен биргән хөрмәтле ветераннарны җәлеп иттек», — диде Сәлим Ханнанович. Катнашучылар өчен чәй табыны әзерләнде, анда алар сугыш чоры җырларын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев