Менделеевск районында семинар-киңәшмә узды
Сөйләшү темасы авылда эшлекле активлыкны күтәрү мәсьәләләре булды.
Семинар эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, республика ведомстволары вәкилләре, муниципаль районнар, җирлекләр, крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары катнашты.
Кунаклар Камай җирлегендә терлекчелек белән шөгыльләнүче Илнур Хәйриев КФХсында булдылар. Аннан соң Равил Миндубаевның Монашта урнашкан гаилә фермасын һәм сугым цехын карадылар.
Пленар өлеш күңелле минутлардан башланды: район башлыгы Радмир Беляев поздравил Фәрит Хәйрулловичны узган туган көне белән котлады. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае фойесында авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләрнең товарларыннан күргәзмә оештырылды. Семинарда катнашучылар җирле продукция белән таныштылар, сыр, бал, камыр ризыкларын татып карадылар.
Фәрит Мөхәммәтшин республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның даими контролендәге авылларда эшлекле активлыкны җәелдерүнең өстенлекле бурыч булуын билгеләде.
«Авылларда яшәүчеләрнең тормышын уңайлы итүдә бар көчне куярга, кече һәм урта эшмәкәрлекне алып бару, хуҗалык итүнең кече формаларын, гаилә фермаларын җәелдерү өчен шартлар булдырырга кирәк», – дип билгеләде Фәрит Хәйруллович.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге төп күрсәткечләргә үз докладында авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров тукталды.
Аннан соң пленар өлешкә кадәр булган түгәрәк өстәлләр йомгаклары буенча чыгышлар тыңланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев