Менделеевск районында «Теләкләр чыршысы» куелды
Ул балаларга могҗизага ышанырга ярдәм итә.
Районда мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен «Теләкләр чыршысы» исемендәге акция уза.
Хакимияттә балаларның хатлары белән чыршы урнаштырылган. Депутатлар, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре хатларны ачып балаларның теләкләрен үти башладылар.
Радмир Беляев акция кысаларында Малковлар гаиләсендә кунакта булды. Район башлыгы Каролинага бүләк тапшырды.
«Кыз Яңа елга балалалар коляскасы һәм зур йомырка турында хыялланды. Без коляска булгач, курчак та булырга тиеш, дигән фикергә килдек. Минем карау астындагы кызчык бүләкләрдән канәгать калды, моңа бик шатмын. Апасы Каролинаның, алты яшьлек Олесяның хыялы да чынга ашты. Акция кысаларында аның тылсымчысы хәрби комиссар Сергей Залуженко булды. Ул Олесяга велосипед бүләк итте», – дип белдерде үзенең телеграм-каналында Р. Беляев.
Кыш Бабай һәм Кар кызы белән бергә зур компания әнә шулай мини-бәйрәм оештырды. Кызлар яңа елга шигырьләр сөйләделәр. Район башлыгы Малковларга, мобилизацияләнгәннәрнең барча гаиләләренә дә, киләсе елда Яңа елны тулы составта, әтиләре белән бергә каршыларга, дигән теләк белдерде.
«Тылсымчылар» Малковлар гаиләсе белән истәлеккә фотога төштеләр.
Фото Р.Беляев архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев