Менделеевск районында авыл туризмын үстерү буенча стратегик сессия үткәрелде
Әлеге теманың актуальлеген аңлаган менделеевлылыр узган атнада Ижёвка авылы мәдәният йортында җыелдылар.
Туган якны өйрәнү музее директоры Константин Макаров һәм РАСТ (Авыл туризмының региональ ассоциациясе) специалистлары тарафыннан оештырылган очрашу район хакимияте һәм «Шифалысу − Ижминводы» санаториясе ярдәмендә Ижёвка авылы мәдәният йортында узды.
Авыл туризмы – Татарстанда күптән түгел үсеш алаган, перспективалы туризм төре. Илдәге экономик тотырыксызлыкка карамастан, кешеләрнең ял итәсе һәм сәяхәт кыласы килә. Чит илләргә чыгу кыенлашкан чорда, күпләр үз җирлекләренең матур һәм кызыклы урына омтылачаклар. Мондый вакытта авылда һәм табигатьтә ялның дөрес тәкъдим ителүе һәм оештрылуы авыл халкы өчен өстәмә керем чыганагы булырга мөмкин. Әлеге теманың актуальлеген аңлаган менделеевлылыр узган атнада Ижёвка авылы мәдәният йортында җыелдылар. Ике көн буе фермерлар, авыл клубы мөдирләре һәм гади авыл кешеләре үзләре өчен бизнес-планлаштыру нигезләрен ачтылар, гастрономик мастер-класста катнаштылар.
РАСТның рәисе һәм баш эксперты Руфия Мөхәммәдиева катнашучыларны берләштерде һәм бизнес-төшенчәләрне аңларга ярдәм итте, республиканың районнарында уңышлы эшләп килүче башка бизнес-проектлар белән таныштырды. Шундыйларның берсе өч ел дәвамында Алабуга районында уңыш белән кунаклар кабул итә. Татарстан республикасы рестораторлары һөм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова гастрономик туризмның киләчәге турында сөйләде, катнашуыларның игътибарын райондагы перспективалы үсеш нокталарына юнәлтте. Беренче көн ахырына катнашучылар группаларга бүленеп башкарган проектларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында Камай авылында тормыш итүче Әсхәт Рәхимовның кыргый хайваннарны күзәтү һәм фото-ауга корылган проекты аерылып торды.
Стратегик сессиянең икенче көне гастрономик сувенир ясау белән истә калды. Шулай ук районда, Константин Макаров җитәкчелеге астында, Авыл туризмы региональ ассоциациясенең бүлеге ачылды. Моның барсы да җирлектәге авыл туризмы үсешенә көчле этәргеч бирергә тиеш.
Без хәзер мәдәни чара турыда түгел, ә бизнес турында сүз алып барабыз. Киләчәктә һәр авыл кешесенең, пенсионермы ул, фермермы, әллә иҗатка гашыйк гади кешеме, һәркайсының акча эшләргә мөмкинлеге булуын телибез. Бу көннәрдә яхшы эш үткәрелде һәм нәтиҗәдә без кайсы тарафта үсеш нокталары булуын аңладык, − диде Константин Геннадьевич.
Стратегик сессия ахырында Руфия Мөхәммәдиева катнашучыларга сертификатлар тапшырды. Ул районның күп милләтле мәдәниятендә һәм бай табигый ландшафтларында киләчәкне күрде һәм менделеевлыларның активлыгыгын югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев