Менделеевскида 1 ноябрьдән кышкы чорга механизаторларның хезмәт хакы артачак
Район башлыгы «Төзекләндерү идарәсе» МУП карамагындагы кар чистарту техникасының кышка әзерлек торышын тикшерде.
Радмир Беляев Менделеевск командасы, МУП директоры Рафаэль Сабитов һәм механизаторлар белән бергә, кышкы чорда бердәм эшләү өчен, нинди эшләр башкарылганын һәм нинди бурычларны гамәлгә ашырырга кирәклеге турында сөйләштеләр.
«Хәзерге вакытта ун берәмлек техника тулысынча әзелек сызыгында. Кышка 1200 тонн ком-тоз катнашмасы һәм 600 тонна ком әзерләнгән. Кирәк булганда өстәмә техника арендага алыначак», – дип хәбәр итә Р. Беляев.
Радмир Илдарович йөкләмәсе буенча, узган елдагы сыман, 1 ноябрьдән кышкы чорга механизаторларның хезмәт хакы артачак. Район башлыгы шулай ук түбәндәге бурычларны гамәлгә ашырырга кирәклеген ассызыклады: кар чистарту буенча юл картасын булдыру һәм территорияләрне җаваплыларга беркетү, Идарәче компания техникасына инвентаризация үткәрү.
/ фото муниципалитет архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев