Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскида 2023 ел Патриотик тәрбия һәм мәгариф елы дип игълан ителде

Шәһәрдә патриотик үзәк булдыру проекты эшләнә.

«Без балаларны фән, спорт һәм иҗатка җәлеп итүгә зур игүтибар бирәбез. Тормыш, алар белән бер рәттән ватанга мәхәббәт тә үстерелергә тиешлеген күрсәтте. Шуңа күрә Меделеевскида 2023 елны Патриотик тәрбия һәм мәгариф елы дип игүлан итергә булдык!» — дип яза Телеграм каналында район башлыгы Радмир Беляев.

Бу юнәлештә эш әлегә кадәр дә алып барылды. Районыбыз балаларны башлангыч мәктәптән алып югары белемгә кадәр алып баручы мәгариф кластерын булдыру юлында. 

«Мәгариф инфраструктурасыннан тыш, патриотик тәрбия бирү буенча комплекслы программа булдыру мөһим. #КомандаМенделеевска әлеге эшкә кереште. Шәһәрдә патриотик үзәк булдыру буенча проект әзерләнә. Берничә зур чара планлаштырыла», — ди билгеләде Беляев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев