Менделеевскида 55 аллы-гөлле кулчатырлар аллеясы ачылды
Инсталляция Ленин скверындагы күк йөзен бизәде.
Матур аллея менделеевлыларны бишенче ел рәттән шатландыра. Бу җәйдә шәһәрнең халык күп йөргән урынында оештыручылар ярдәме ‒ «Менделеевские новости» газетасы редакциясе командасы белән яшел, зәңгәр, ал, сары, кызыл һәм шәмәхә төсләрдә 55 кулчатыр барлыкка килде. Бу сан очраклы гына сайланмады, чөнки агымдагы елда безнең шәһәр 55 еллыгын билгеләячәк. Проектны гамәлгә ашыруда район җитәкчесе Радмир Беляев һәм башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Санков ярдәм күрсәттеләр.
Урам инсталляциясен ачу хөрмәтенә әзерләнгән бәйрәм Балаларны яклау көнендә узды. Баш очында балкыган кулчатырлар белән хозурланырга менделеевлылар һәм шәһәребез кунаклары килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев