Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскида авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәсе узды.

Һәр шимбәдә җирле властьлар шәһәрлеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыра.

Бу авыл халкының көзге уңышыннан авыз итәргә менә дигән форсат, свежий ит, йомырка, бал, бөртеклеләр сатып алу. Мондый урыннарда сатулашып бәяне бераз киметергә, сатучылар һәм танышлар белән аралашырга мөмкин.

Евгения Кожеева

Икенче урында

Ярминкә профилакторий янындагы мәйданнан “Юность” РМЙ янына күчерелде. Күчеш җитештерүчеләр катнашуына да, халыкның активлыгына да йогынты ясады. Төшке ашка кадәр биредә кеше күп булды.

Нәрсә сатып алалар?

Быелгы елның яшелчә уңышы киң ассортиментта тәкъдим ителде.

Бәрәңге, кишер, помидорны шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре алып килделәр.

 – Бәрәңге уңдымы? – дип сорыйм Михаил Мөбәрәкшиннан.

– Уңыш мулдан, – дип җавап бирә фермер. – Сатып алучылар да бар. Яхшы алалар.

Бу көнне иткә ихтыяҗ зур булды. Аны сатучылар янына чират тезелде. Алабуга ит комбинаты чираттагы мәртәбә үзенең продуктлары белән шатландырды.

Сөт, сыер мае һәм бал үзенең сатып алучыларын тапты. Васильевлар гаиләсе бер ярминкәне дә калдырмый, Яр Чаллыга да чыгалар. Үзләренең продукцияләре турында аңлаешлы сөйлиләр.

 – Агымдагы елда бал аз, җәйге һава шартлары бал кортларына тулы куәткә эшләргә ирек бирмәде. Әмма сатып алучылар бар, балны барыбер күп сатып алып булмый, – диләр яңабирделеләр.

Шәһәрлеләр бөртеклеләрне сорадылар. “Алтын башак” ҖЧҖ алып килгән биш тонна ярты сәгатьтә сатылып та бетте.

Үсеш күз алдында

– Районның эре һәм урта хуҗалыкларыннан кала шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, авыллар, күрше Удмуртия һәм республиканың башка районнарыннан фермерлар килүе шатландыра, – дип билгели авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фарухшин. Һәр узган ярминкәдән катнашучыларның кереме арта бара, узган ике ярминкәдә ул 90 мең сум булса, соңгысында ул өч мәртәбәгә артты һәм 269 мең сум тәшкил итте.

Кайнар линия

Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен “Менделеевские новости” кайнар линия ачты. Безгә шалтыратып менделеевлылар продукциянең ассортименты турында теләкләрен җиткерә алалар, ә район аграрийлары аларны үтәргә тырышачак. Белешмә өчен телефон 2-15-77.

Шунда ук очрашабыз

Киләсе ярминкә 13 октябрьдә иртәнге 8дә башлана. Очрашу урыны – “Юность” РМЙ янәшәсендәге мәйдан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев