Менделеевскида Дан аллеясы барлыкка киләчәк
Ул Юбилей урамында булачак.
Менделеевскида Дан аллеясы ясалачак
"2024 елда район Геройларының Дан аллеясын булдырырга ниятлибез. Ул Юбилей урамында булачак. Аллея концепциясе мемориаль зоналарны реконструкцияләүне күздә тота. Моннан тыш, Әфган сугышчыларына һәм Чернобыльдәге фаҗигадан соң калдыкларны бетерүчеләргә булган һәйкәлләрне, шулай ук махсус операциядә һәлак булган сугышчыларга мемориалны реконструкцияләү планлаштырыла", - дип хәбәр итте район башлыгы Р. Беляев туры эфирда. - Дан аллеясының төп максаты – истәлекле урыннары булдыру, әлеге даталарга бәйле чаралар үткәрү; кечкенә Ватаныбызның тарихын саклау һәм район халкының әхлакый мәдәниятен формалаштыру, үз Ватаны өчен горурлык хисләре булдыру, аның үсешенә үз өлешен кертергә омтылу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев