Менделеевскида эшлекле киңәшмә узды
Киңәшмәдә район җитәкчесе Радмир Беляевның предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләре катнашында барды
Эшлекле киңәшмә барышында Радмир Беляев әйтүенчә, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү – башкарма комитет эшенең мөһим өлеше, тулаем алганда районның һәм республиканың тотрыклы үсеш нигезе.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары Мебель АМК ҖЧҖ производствосында − офис һәм балалар җиһазлары җитештерү һәм шәхси эшмәкәр Гришин Р.С.ның макарон эшләнмәләре производствосында булды. Очрашу барышында җитәкчеләр белән үсеш буенча планнар, муниципалитет ягыннан тиешле ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр. Шулай ук маркетплейсларга продукция поставкасына укулар, аларның продуктларын импортка алыштыруда (импортозамена) региональ маркетинг үзәгенә кертү турында килештеләр.
− Без һәрвакыт безнең эшмәкәрләрнең үсеше өчен җан атабыз, шуның өчен төрле проблемалы мәсьәләләрдә яклаячакбыз һәм ярдәм итәчәкбез, − диде Р.Беляев.
Эшлекле киңәшмәнең нәтиҗәләре белән тулырак «Менделеевск яңалыкларының» киләсе санында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев