Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскида гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды

Көн тәртибендә район көчләренең һәм чараларының кышкы чорга әзерлеге.

2023-2024 елның кышкы чорында Менделеевск районы территориясендә автомобиль һәм тимер юллар буенча транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча «Буран» планы нигезендә чаралар әзерләү турында, инфраструктура үсеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алмаз Искаков хәбәр итте.

«Буран» планы — алдан ук уздырыла торган һәм автомобиль һәм тимер юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын мөмкин кадәр киметүгә, шулай ук гадәттән тыш хәлләр зонасында калган кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән гамәли чаралар комплексы«, — диде Алмаз Фәритович.

Аннары ул «Буран» планы турында, төрле участокларда кулланылган техника һәм кешеләр саны турында җентекләп сөйләде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча район башлыгы Радмир Беляев җаваплы затларга, авыл җирлекләре башлыкларына, шулай ук эшмәкәрләргә һәм социаль объектлар җитәкчеләренә җаваплы булган территорияләрне чисталыкта тоту һәм гражданнар өчен аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне йөкләде.

«Фаразлар һава торышының начарлануы турында сөйли. Кыш кинәт килми, ул график буенча килә һәм без монда тулы әзерлек булырга тиеш. Бергәләп эшләргә, этаплылыкны сакларга һәм төбәк юлларын тотуга игътибар итәргә тиешбез», — диде Радмир Илдарович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев