Менделеевскида Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр
Районда яңа ел бәйрәмнәре чорында ике мәртәбә янгын чыкты
Район башлыгы Радмир Беляев яңа ел бәйрәмнәрендә Турай һәм Илнәт җирлекләре территориләрендә янгыннарга бәйле хәлләргә анализ ясады. Һәлак булучылар юк, ләкин сизелерлек матди зыян салынган.
86 янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов районда янгыннарны кисәтү, булдырмауга бәйле бурычлар, профилактикалау төркемнәрен булдыру турында сөйләде.
Коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Сабитов ирекле янгын сүндерү командалары эшчәнлеге турында бәян итте. Район территориясендә алар тугыз.
Район башлыгы җаваплы затларга янгыннарны киметүгә юнәлдерелгән профилактика чаралары комплексын булдырырга һәм аларны гамәлгә ашырырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев